Мөслим-информ

Гомер бәйрәмнәрегез котлы булсын!

--, 6 февраль 2017 - 08:19
518
0
0

Бу көннәрдә районыбызда яшәүче өлкән буын вәкилләре, тыл һәм хезмәт ветераннары Низамиева Фәймә Низаметдин кызы (Тат. Бүләр) - 90 яшьлек, Ихсанова Бания Мирзаһит кызы (Яңа Сәет), Садриева Сәкинә Садри кызы (Мөслим) - 85 яшьлек, Зәйнуллина Зоя Хөснулла кызы (Мөслим), Харитонова Галина Кузьминична (Мөслим), Зәйнуллина Рәзифә Низаметдин кызы (Катмыш), Гордеева Флүрә Мирһади кызы (Баек), Кәбирова Рәйсә Гафур кызы (Түреш) - 80 яшьлек, Җәлилова Нурлылүсия Гәрдихан кызы (Мөслим), Тазова Анна Александровна (Яңа Усы), Романов Прокопий Дормидонтович (Яңа Усы), Симонов Владимир Иванович (Рус Шуган) - 75 яшьлек, Мадышин Шакирьян Мирхаҗиян улы (Иске Сәет), Хәлиуллин Рәис Садыйк улы (Югары Табын) - 70 яшьлек, Силякова Татьяна Таһир кызы (Крәш. Шуран), Миргаев Борһанетдин Кыяметдин улы (Сисәк), Ахунова Гөлнур Габдерәүф кызы (Тойгелде) - 65 яшьлек, Хөснетдинова Дөрия Мөнәвир кызы (Мөслим), Насыйрова Нәкыя Мирзанур кызы (Мөслим) 60 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәләр.

Хөрмәтле юбилярлар! Сезне ихластан истәлекле гомер бәйрәмнәрегез белән котлыйбыз, имин тормыш, ныклы сәламәтлек телибез. Якыннарыгызның ихтирамын тоеп, бәрәкәтле мул тормышта, хәерле озын гомер итәргә язсын. Һәр туар таң чиксез шатлыклар, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге китерсен. Көннәрегез тыныч, якты булсын.

Рамил Муллин,

муниципаль район башлыгы,

район Советы рәисе.

Илгиз Низамов,

район ветераннар советы рәисе.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: