Нәзилә Госмановна, туган көнегез белән!
Нәзилә апа Матбугат үзәгенең иң стажлы, иң тәҗрибәле хезмәткәрләренең берсе. Ул озак еллар типографиядә газета версткалаучы булып эшли. Газетаны компьютерда версткалау серләренә дә беренчеләрдән төшенде һәм бүген ул үз һөнәренең серләренә башкаларны да бик теләп өйрәтә.
Хөрмәтлебез, Нәзилә Госмановна! Сезне ихлас күңелдән гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, шатлык-бәхет тулы көннәр, куанычлы озын гомер телибез.
Хезмәттәшлерегез - Матбугат үзәге коллективы.
Нет комментариев