Август аена кердек. Яңа уку елы башланырга да күп калмады. Быел I сыйныфка баручылар арасында ФОТОБӘЙГЕ игълан итәбез: “Мин мәктәпкә барамын!” (“В первый раз – в первый класс!”) Бәйгедә катнашу өчен беренче сыйныфка баручы улыгыз яки кызыгызның мәктәп формасында төшкән фотосын безгә юллавыгыз кирәк. Фотоларны 3 сентябрьгә кадәр кабул итәбез. Аннан тавыш бирү башлана. Җиңүчене бүләк көтә!